Ноя
11

Театр 1.0




  • RIZ8 (10мин)-вечер 08.12.2008

  • ФЕСТИВАЛЬ СОВРЕМЕННОГО ВЕНГЕРСКОГО КИНР


  • Сәлам, дуслар.
    Ял көннәрегез күңелле узсын, кардәшләр!

    Кичә Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт театрына дустым белән сезон ачылышына бардым.
    Беренче сүзне Шамил абый – театрның җитәкчесе - алды. Кыска гына театрның көнкүреше, узган җәйге айлар турында әйтеп киткәч, сүзне Фәрит ага Бикчәнтәйгә бирде.

    Ул театр сәхнәсендә куелачак яңа спектакльләр турында сөйләде һәм яңа сезонның ачылуы белән безне котлап, “Яшь йөрәкләр” спектаклен карарга чакырды.

    Эчләр катканчы көлдек лә бу өч сәгать буе! Музыкаль комедия бик кызык чыккан.
    Авыл, яшьләр, мәхәббәт, кич утырулар, сөйгәненә хисләрен ачулары, сугыш, олылар – барысы да, мәзәккә төрелеп, җырлар шулпасы белән тамашачыга тәкъдим ителде.

    Фәтхи Бурнаш әсәре буенча куелган бу спектакльдә безнең йолаларга да урын табылган, кич утыруга килеп, өйгә керер алдыннан такмаклап егетләрнең керүгә рөхсәт сораулары, уеннар, килен урлау (ләкин монда ул дорфа иске, кыргый бер ритуал кебек күрсәтелә, шулай бар да инде ул!) һәм башкалар, һәм башкалар!
    “Кыстасам да, абыстай, өйгә кермәссең!” – дип чакыруы,
    “Шагом марш чуваш табуретына!”
    “Махорка тартканда, нинди кызлар инде ул!” – дип егетләрнең кырда папирос пышкыртулары,
    Егетләрнең сәдака җыючы хәзрәтне котыртулары да ни тора!

    Комедияне ике кисәккә ярып, сугыш керә әсәргә.
    Бәхетле яшьлек, күңел ачулар, егетлек, кызларның яратыласы килуләре (шул ук вакытта олыларга каршы чыкмыйча бит, үзенекен итүләре!).
    Икенче кисәк – сугыш килде, хәзрәт дога кыла, абыйлар ашыктыра, яшьләр гаеп итәләр абыйларын, әнкә араларына керә - дуслаштыра (әнкәләр өстендә инде бар да, әнкә йөрәге аркылы уза барсы).

    Ике пар – төп геройлар. Саубуллашалар, егетләр тиз кайтырга, кызлар – көтергә сүз бирә.
    Берәм-берәм кайта егетләр. Бу ике кызның сөйгәннәре соңгылары булып кайта, исән-сау кайта, Мәскәүдән.
    Туктыйлар бер чуваш йортына, монда булып беткән хәлләр көлерлек, һәм монда ачылган хәбәрләр – еларлык.

    Мин монда әсәрдә нинди темалар күтәрелә дә, нинди характерлар тасвирлана, дип язмыйм, дуслар, әмма әйтәсе килә, шундый спектакль карагач, эчтә яшәү көче арта минем, дөреслек, дуслык, мәхәббәт, ышаныч кебек категорияләрне буш урын түгеллегенә ышанып китәм.

    Бик ошаттым бу спектакльне, иптәшләр, барыгызны да бу музыкаль комедияне карарга чакырам.

    Театрның фойесында сез һәрвакыттагыча татар театры музеен карап чыга аласыз, бик бай музей татар профессиональ театры белән, портретларда аның төп фигуралары белән таныштыра.
    Мин ничә еллар яратам театрның тәрәзәсеннән Кабан күленә карарга – төнге утлар күл өстендә сызылып киткәннәр..
    Спектакль башында матур-матур әсәрләрне оркестр фойеда уйнады, соңыннан гына мин бу көйләрнең спектакльдан икәнен белдем.
    Матур-матур театр артистлары төшерелгән сурәтләр дә һәрвакыттагыча тамашачыны антракт вакытында җәлеп итеп тора. Өстәвенә тагын бер күргәзмә - җәй көне Рәссамнар Союзының күргәзмәләр залында тәкдим ителгән Татарлар сериясе фотолары – эшләп килә фойеда.
    Шулай итеп антракт вакытында буфетны штурмларга яратмаучылар үзенә бер шөгель табалар җиңел генә.

    Спектакль шәп!

    Быел берничә премьера куелачак, хәтта “Зәңгәр шәл”нең дә яңа трактовкасын тәкдим итергә сүз бирде Фәрит ага.

    Театрда очрашырбыз, дуслар!

















  • RIZ8 (10мин)-вечер 08.12.2008

  • ФЕСТИВАЛЬ СОВРЕМЕННОГО ВЕНГЕРСКОГО КИНР



  • Социальные сети

    Рубрики

    Последние записи